Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов Яңа ел алдыннан балалар белән очрашты

 Район мәдәният йортында район башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәме узды.

Традицион рәвештә анда уку алдынгылары, район һәм республика фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән, мәктәп тормышында актив катнашкан укучылар һәм шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылган иде. Һәрберсенә район башлыгының Яңа ел күчтәнәче тапшырылды.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов балаларны бәйрәм белән котлады. Һәр елны Яңа ел алдыннан әлеге очрашуны матур гадәткә кереп китүен ассызыклады ул. 

Бәйрәмгә Кыш бабай да килде. Балалар аның табышмакларына тапкыр җаваплар бирделәр, бергәләп җырладылар. Аннан соң алар район мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә әзерләгән “Коза дереза” әкиятен карадылар. Чара барышында “Кама йолдызчыклары” бию төркеме дә катнашты.

-Бүген балалар өчен бик шатлыклы көн. Бәйрәм чарасына бик теләп килдек. Матур әкият карадык”,- диде Радио һәм Виолеттаның әнисе Елена Мишина. “Быел беренче тапкыр әлеге бәйрәмгә килдем. Бик күңелле әкият карадым. Әкияттәге барлык геройлар да ошады”,- ди Зилә Дәүләтшина. Әнисе Гөлфия апа да сүзгә кушылып, оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Ярый килгәнбез әле. Баламның да күңеле күтәрелеп китте. Барчасына да саулык-сәламәтлек телим”,- диде ул.

 

 

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса