Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов укытучылар көне белән тәбрикли
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм!
Һәр кешенең тормыш сукмагы мәктәптән башлана һәм һәр кешенең үз укытучысы була - ул тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Укытучы һөнәре - иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе.
Бәлки шуңадыр да беркем дә үзенең укытучысын онытмый, әхлаклылык, әдәплелек, зыялылык үрнәге, остазы буларак аның образын күңелендә йөртә. Илебезгә тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле, әхлаклы һәм югары гражданлык хисенә ия яшьләр тәрбияләүдә сезнең өлешегез бик зур. Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык орлыклары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез белән яулана. Катлаулы хезмәтегезне намус белән башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Кадерле укытучылар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, киләсе көнгә ышаныч, максатка омтылучан һәм игелекле укучылар, эшегездә иҗади уңышлар телим. Мәгариф ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Бәйрәм белән сезне! Тормыш көзләрегез якты, тыныч, матур булсын, сәламәт булыгыз.
Илдар Таҗетдинов,
Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа