Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов суд приставлары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый

 Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

 Сезне һөнәри бәйрәмегез-белән котлыйм! Башкарма хакимият органнары системасында сезнең хезмәтнең роле елдан-ел арта бара. Сезнең һөнәр  түземлек, пөхтәлек, сабырлык таләп итә. Чөнки бурычлылар белән аралашканда, принципиальлек тә, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тә кирәк.

Кешеләрнең хакимияткә ышаныч дәрәҗәсе, аларның гаделлеккә һәм закон тантанасына ышанычы да күп очракта сездән тора.

 Киләчәктә дә сез үз бурычларыгызны югары профессиональ дәрәҗәдә үтәрсез, законлылык һәм хокук тәртибе тантанасына ярдәм итәрсез дип ышанам! Сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, оптимизм һәм хезмәт эшчәнлегендә яңа казанышлар телим!

 

Илдар Таҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса