Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов сайлауда катнашып үз фикерен белдерде
Балык Бистәсе гимназиясендә урнашкан 2415 сайлау участогында район башлыгы Илдар Таҗетдинов та сайлауларга килеп гражданлык бурычын үтәде.
-Дәүләт советына яңа сулыш булыр, дип сайлауларга киләбез. Татарстаныбызда 40 лап программа эшләп килә. Тагын яңа программалар булып, районыбыз республика белән бергә чәчәк атар, дип өметләнеп калабыз,-диде район башлыгы.
11.30 сәгатьләргә 523 (48%) сайлаучы килгән. Сайлаулар тәртип саклана. Бу турыда комиссия председателе Вячеслав Токранов хәбәр итте.
Гөлназ Зарипова.
Гөлназ Зарипова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа