Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов Халыклар бердәмлеге көне белән котлый
Хөрмәтле балыкбистәлеләр, районыбыз кунаклары!
4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Шул рәвешчә, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга этәргеч бирелде.
Күптән булган бу вакыйгаларның төп сабагы күпмилләтле Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәнлегенә төшенү булды.
Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар.
Без, республикабыз һәм уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт куюлары өчен, барлык халыклар, конфессияләр, шулай ук төрле буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм белән тәбрикләп, сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим.
Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа