Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов халык белән очрашты

Узган ел күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” (“Наш двор”) республика программасын тормышка ашыру ниятеннән район халкы белән очрашулар булып узган иде.

 Шушы көннәрдә район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм бертөркем район җитәкчелеге Октябрьская 25, З. Шәймәрданова 42,44,46,48  йортларында яшәүчеләр белән очрашты.

-2021 елда ишегалдын төзекләндерү буенча әлеге республика программасына биш ишегалды-сезнең ишегаллары керәчәк. Агымдагы елда бу программа буенча эш башланды, киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.

Сезнең фикерләрне исәпкә алып эшләячәкбез,-дип сүзен башлады район башлыгы. Очрашу дәвамында халыкта булган сораулар уртага салып сөйләшенде. Биредә яшәүчеләрнең барысы да матур ишегалды булдырырга хыяллана. Атна ахырына кадәр теләкләрен план рәвешендә тапшырырга тиеш алар. Аннан проектлау эшләре башланачак.

Илдар Таҗетдинов район буенча барган эшләр турында да сөйләп үтте. Бүгенге көндә төзелеш эшләрен 750 млн сумга алып барылуын әйтте. “Агымдагы елда чистарту корылмалары булдырдык. Агротехник техникумында капиталь ремонт бара. 1977 елдан бирле монда төзекләндерү эшләре башкарылмаган булган. Район поликлиникасын ремонтладык. Стационарда да төзекләндерү эшләре барды, лифт эшли башлады. Балалар өчен боз сарае, Биектау авылында балалар бакчасы төзелә”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса