Балык Бистәсе район авыл җирлекләрендә дә сайлау зур оешканлык белән бара
Бүген районыбызның һәр авыл җирлегендә сайлаулар зур активлык белән уза.
Төрле чаралар, концерт программалары белән баетылганга ул матур бәйрәмне хәтерләтә. Бирдебәк авылында, мәсәлән, Үри китапханәсе һәм Бирдебәк авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә көзге уңыштан ярминкә оештырылган. Милли киемнәрдәге егет-кызлар сайлау участогына килүчеләргә бакча җимешләре - алсуланып пешкән алмалар, кызарып өлгергән помидорлар, яшелчә, җиләк-җимешләр тәкьдим итәләр. Җыр-моңнар белән үрелгән бәйрәмнән авылдашлары да бик канәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа