Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында сайлауларда катнашучылар саны артканнан арта

​​​​​​​Бүген сигезенче сентябрь Татарстанда бердәм сайлау көне бара. Республикада яшәүчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән 430 кандитат дәгъвалый. Тавыш бирүне 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чарасы яктырта. Сайлауның чисталыгын һәм дөреслеген бер төркем кеше күзәтә, кайбер участокларда 25 кә якын күзәтүче бар.  Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаулар  хокук бозуларсыз бара, шикаятьләр юк.

Балык Бистәсендә барлыгы 47 сайлау участогы эшли. Сайлауларда катнашучылар саны артканнан арта.

 Балык Бистәсендәге 2416  номерлы участокта  сайлау комиссиясе Наталья Хәмидуллина беледерүенчә 702 кеше сайлауда катнашкан инде. Бу  62,85 процент тәшкил итә. Бирегә район үзәгендә эшләп килүче “Өмет” ансабле дә килгән.

-Бүген без монда килеп киләчәгебезне сайлыйбыз. Депутаталар сайлау мөһим вакыйга ул. Анда катнашмый калырга ярамый Районыбызда үзгәрешләр бик күп, шуңа куанып яшибез. Ансамбельнең дә уңышлары күп булды. Киләчәктә дә чыгышларыбызны дәвам итәргә, киләсе елларда да уңышлар булыр дип өметләнәбез”,-диде “Өмет” ансабле җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова.

Районда өлкәннәрнең “Өмет” халык фольклор ансамбле 2008 оеша. Аның составында пенсия яшенә җиткән хатыннар һәм ир-атлар. Җитәкчесе атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова. Ансамбль районда узган чараларда актив катнаша, башка татар фольклор ансамбелльләре арасында үрнәк булып торалар. Республикакүләм оештырылган фестиваль, конкурсларда да алдынгы урыннарны яулый алар. Телевизион тапшыруларда еш катнашалар.

“Сайлауларга якты киләчәк, тыныч тормыш өмет итеп киләбез. Бүгенге тормыштан зарланырлык түгел. Булачак депутатларыбыз без - өлкәннәрне кайгыртып, безнең тәкъдимнәрне ишетеп, хуплап, теләктәшлек белдереп эшләсеннәр иде, дип телисе килә”,-диде әлеге ансамбль әгъзасы Семен Кузнецов.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса