Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе пенсионерлары ярышларда сынатмый, уеннарда катнаша...

Өлкәннәр ункөнлеге сизелми, гомернең үзе кебек йөгертеп кенә узды. Әмма бу уңайдан районыбызда үткәрелгән һәр чара төрлелеге, мавыктыргыч булуы белән истә калырлык иде.

 “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге һәм “Форпост” үзәге оештырган “Күңелле старт” уеннары һәрберебез күңеленә хуш килде. Ике командага бүленеп җитезлектә, осталыкта, зирәклектә ярыштык. Дуслык җиңүе кәефләргә күтәренкелек өстәде. 

6 октябрь көнне “Россия Пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлекчәсе тарафыннан “Өченче яшь” университетының уку елы ачылу, аннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан күңел ачу программасы уздырылу матур чара булды.

Надежда Фомина, Иван Бунин, Анатолий Автономовларның шигырь укулары, Эдуард Закировның җырлары барыбызга да ошады.

 6-8 октябрьда исә район мәдәният йортында өлкәннәр өчен кинофильмнар тәкъдим ителде. Фильмнарның һәркайсы тормышчан вакыйгалар белән үрелгән иде.

Без чын мәгънәсендә ял иттек.

Өлкәннәр ункөнлеге әнә шулай күңелләрдә матур, якты хатирәләр калдырды.

Светлана Кутлина.

Балык Бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса