Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе-Оренбург юлында бер машина йөртүче җиңел автомобиль белән атка килеп бәрелә

Балык Бистәсе район суды тарафыннан 2020 елда булган юл-транспорт вакыйгасында катнашучыларның дәгъвалары буенча гражданлык эше каралды.

20 сәгать 55 минутта Балык Бистәсе-Оренбург юлында гражданин Г.  җиңел автомобиль белән атка килеп бәрелә.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе юл-транспорт һәлакәтенең «терлекләрне куу» билгесе белән билгеләнгән юл участогында булуын һәм машина йөртүче тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозылуын күрсәтеп судтан ат бәясен -155 000 сум түләтүне сорады.

 Административ хокук бозу составы булмау сәбәпле И. га карата кузгатылган эш туктатыла.

Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 25.4 пункты нигезендә, юл буенча хайваннарны, кагыйдә буларак, тәүлекнең якты вакытында, юлның уң ягыннан йөртергә кирәк. Шул ук вакытта, 25.6 пункты таләпләре нигезендә терлекләрне куып йөртүчеләргә юлда хайваннарны күзәтүсез калдыру тыела.

Суд, булган дәлилләрне өйрәнеп, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашучыларның икесенең дә гаебе булуын ачыклады.

Суд тикшерүе барышында бәрелешнең нәкъ менә Г.ның  гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыгуы ачыкланды. Чөнки ул атның юлда контрольсез йөрүенә юл куйган. Шуның аркасында автомобиль йөртүче бәрелүдән котыла алмаган.

Шулай ук И. тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы да бар.

Суд И.дан крестьян-фермер хуҗалыгы файдасына, ат бәясен- 46 500 сум һәм 1350 сум күләмендәге дәүләт пошлинасын, түләү буенча суд чыгымнарын, ә крестьян-фермер хуҗалыгыннан И. файдасына   215 665 сум һәм экспертиза бәясен түләтү  турында карар чыгарды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса