Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе Олы Елга авылында яшәүче Гыйматдин аганың тормыш китабы

- Энем, белмим ничек кабул итәрсең, эшләгән дәверемдә җирне кочаклап шатлык яшьләремне агызган, камылларга башым салып җир-анага рәхмәт укыган чакларым аз булмады, - дип башлады ул сүзен. Әйе, ышанам Гыйматдин ага сүзләрегезгә. Гомум хезмәт стажы 56 елдан артып киткән, шуның  25 елын агроном, 10 елын колхоз рәисе булып эшләгән кешенең хезмәт юлларында барысы да булгандыр. Сез бит җир белән турыдан-туры эшләгән кеше. Сезнең “Легендар” дип аталырга да тулы хакыгыз бар. 

Хезмәт юлын җиде яшендә үгез, ат җигүдән башлаган Гыйматдин республиканың данлыклы җитәкчеләреннән берсе буларак үзенең  хезмәт карьерасын тәмамлый.Ул  тырыш хезмәте хакына “Татарстанның атказанган агрономы” исеменә, “Почет билгесе” ордены, берничә дистәләгән дәүләт, район җитәкчелегенең Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына ия булган. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Сөембикә апа белән Олы Елга авылында матур гына яшәп торалар. Бергә тормыш корып җибәрүләренә дә инде 60 ел була икән. 
-Тормышыбыз бик җиңелдән генә башланып китсә дә, шактый иләде язмыш безне. Әле дә хәтеремдә, Сабантуйлар көненә армия сафларыннан кызларның хушын алырлык бәдәнле моряк егет кайтып төште. Өч Сабантуенда күзләр очрашты аның белән һәм өч көннән соң кавышып та куйдык, атна дәвамында туй иттек. Җиде бизәлгән атта алып кайтты ул мине. Менә алты дистәгә якын уртак гомер узып та киткән. Шөкер, бүгенге көн тормышыбыздан бик канәгатьбез. Өч бала үстердек, барысы да тәрбиялеләр, безгә бик олы хөрмәт күрсәтәләр. Атна азагы җиттеме күмәк табынга җыелабыз. Бер-беребезгә җилкән булып, улыбыз, киленебез тәрбиясендә гомер кичерәбез. Тугыз онык-оныкчыгыбыз күңел юанычларыбыз, - ди Сөембикә апа. Сүз уңае, Сөембикә апаның үзенең дә хезмәт стажы 42 елдан артып китә.
Әльмиевларның хәтер йомгагын сүтүне дәвам итәбез. Хатирәләрнең ачысы да, татлысы да җитәрлек күңелләрендә. Вакыт-вакыт күз яшьләренә дә манчылып куя җыерчыклы йөзләре. Гыйматдин өйләнеп озак та үтми, Казанга белем эстәргә чыгып китә. Төзелеш оешмаларының берсенә урнашып кичке мәктәптә урта белемгә ия була. Сөембикәсе янына кайтып йөрергә туры килә аңа. Гаиләсен алып китәргә торыр урын юк, әнә шулай өч ел вакыт үтеп китә. Гыйматдиннең булдыклылыгын, башлап йөрү сәләтен оешманың җитәкчелеге күреп ала: комсомол ячейкасы секретаре итеп раслана. Йөзләгән комсомолны берләштергән оешманы Бауман районында алдынгылар сафына күтәрә ул. Коммунистлар сафына кабул итәләр. Райком әгъзасы булып сайлана. Көннәрдән бер көнне тулай торактан бүлмә дә биреп куялар үзенә. Сөембикә дә янәшәсенә килеп урнаша. Инде Гыйматдин югары белемле булу максаты белән яна башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтына документларын тапшыра. Тик шәһәр баласы саналганлыктан читтән торып уку варианты гына тәкъдим ителә. Әле алай гынамы соң, соңгы имтиханны авылга кайтып урнашмыйча кабул итмибез дигән шарт куялар. Гыйматдин үз чемоданын җыеп авылга кайтып китә. Озак та үтми имтихан да бирелә, агроном белгечлеген раслаучы диплом да кулга керә. Ә Сөембикә ике баласы белән янәдән Гыйматдинсез генә тулай торакта яши бирә. Югары белемле агрономны колхоз рәисе канат җәеп каршылый. Алдан баш бригадир булып урнашса, озак та үтми үз белгечлеге буенча эшли башлый. Гаилә янәдән туган нигезгә кайтып төшә. Һәм бүгенгәчә бергә алар. Дөрес, агрономның эше елның һәр фасылында тавык чүпләп бетермәслек булып өелә. Инде урып-җыю вакытларында балаларының  аны күрмәгән чаклары да аз булмагандыр.  
-Иртән биштә эшкә чыгып китә, төнге берләрдә генә кайтып төшә иде. Сезон вакытында йортны алып бару, балаларга тәрбия кылу минем өстә булды. Шунысына шатландык, Гыйматдин эшендә олы казанышларга иреште. Районкүләм чаралардан бер дә бүләксез кайтмады, - ди Сөембикә апа.
Ул колхозга агроном булып кайтканда бөртеклеләрнең гектар уңышы 9-11 центнердан артмый. Үзенә булган ышанычны аклау өчен  шактый тир түгәргә туры  килә яшь белгечкә. Теория бер нәрсә, ә чынлыкта әллә ни чаклы проблемаларга юлыгасың, җитәкчеңнең, өстәгеләрнең киртәсенә дә барып төртеләсең.
-Аз гына вакытым булдымы, алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнүгә алынам, төннәр йокламыйча исәп- хисап ясыйм, чәчүлек карталары белән утыра идем. Минем өчен ашлама, чәчү әйләнеше, төгәл технология хезмәти аксиомам булдылар. Хезмәт юлымда өстән нинди генә күрсәтмәләр алырга туры килмәде. Интенсив технология, “Программа-50”, Мальцев технологиясе, тагын әллә ни чаклы яңалыклар. Һәрчак үземнекен расларга тырыштым. Беренче вакытта колхоз мең гектарга якын борчак чәчә иде. Әллә нинди кодрәтле хуҗалар, белгечләр булмасын, бу чаклы мәйданда борчакны югалтуларсыз җыеп алу мөмкин түгел. Аны ике көндә җыеп өлгерсәң өлгерәсең, юк икән, борчак җирдә була инде ул. Кычкырышып булмаса да, авырлыклар аша борчакның мәйданын киметүгә ирештем. Шул хисапка бөртеклеләрне арттырдык. Аннан, мин сукадан китмәдем. Хезмәт юлымның ахырынача тирәнтен сөрүне, туфракны әйләндереп каплауны өстен күрдем, -  ди Гыйматдин абый.
Эш нәтиҗәләре аның дөрес юлда булуын раслыйлар. Кыска гына вакыт эчендә “Кама” колхозы игенчелек буенча район күләмендә лидерлар рәтенә күтәрелә. Алдагы елларда гектар уңышы 25-30 центнерга күтәрелсә, соңрак хуҗалыкның 35-40 чикләрен узган чаклары еш кабатланып тора. Бер елны солыдан 85 центнер уңыш ала хуҗалык. ”Родина” сортлы бодай уңышы белән данлана камалылар. Колхоз амбарларына кайткан икмәкнең күләме 12-15 шәр мең тоннага җитә. Әлеге хуҗалыкның басуларында үскән икешәр метрлы кукурузларны күпләр әле дә булса хәтерлиләрдер. Азыгың булды исә, терлекчелек тә уңышларында ялыктырмый: терлекләрнең баш саны, сөт, ит сату күләме нык үсә.
Атаклы агроном янына киңәш сорап, тәҗрибә уртаклашырга килүчеләрнең исәбе-хисабы югала. Югары даирәдәге җитәкчеләр дә еш кына киләләр аның янына. Бу җирлектә Союз, республикакүләм семинарлар уза. Районныкыларын әйткән дә юк инде.
- Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бик үз күрде мине. Кама аръягына эш визиты ясыймы, йә булмаса безнең аша юлы үтәме, гел дә кагыла торган булды. Вертолет белән басу уртасына төшеп ихлас әңгәмәләшкән чаклар хәтердә калган. ”Игенчелеккә синнән күп өйрәндем Гыйматдин”, дия торган иде. Чит регионнардан килеп мине эзләп табучылар да аз булмады, - ди Гыйматдин Әльмиев.
Гыйматдин ага колхоз рәисе булып эшләгән чорларда да хуҗалык аягында ныклы торды. Производство, социаль объектларга җан өрелде ул елларда. Яңа мәчет салдыру артыннан янып-пешеп йөргән вакытларын әле бүгенгедәй  хәтерлим. Башкарып чыкты ул аны. Бүген биредә укылган догалар, яңгыраган азаннар аңа да бәрәкәт вә канәгатьләнү хисләре  китерәләрдер кебек. Ул колхоз рәисе вазыйфасын пенсия яшендә башкарды. Шулай булуга карамастан, аның энергиясе ташып торды. Игенчелек үзе нигезләгән тармак буларак уңышлы эшләвен дәвам итсә, терлекчелектә дә казанышлары шактый булды хуҗалыкның.  Ул рәислектән киткәндә хуҗалыкта 1800 баш эре терлек кенә бар иде. Тулы канлы тормышта тапшырды хуҗалыкны яңа җитәкчеләргә. Кайберәүләр кебек “бетереп китте, тезгә чүктерде” клеймәсе алмады. Һәм шуның белән горурлана да Гыйматдин ага. Гомумән дә аның тормыш юлы үзгә бер кызыклы китап сыман. Анда гыйбрәт, сабак алырлык язмыш сынаулары, сокландырырлык уңышлар, олы җиңүле хатирәләр дә биниһая. Үзе белән сөйләшкәндә, фотоальбомнарын караганда, мин шуңарга кабат бер кабат инандым. Янәшәңдәгеләр белән озак яшә әле аксакал ил карты! Синең буыннарга калдырырлыкларың, фатыйха сүзләрең күп әле һәм алар бик тә кыйммәтлеләр.

Вазыйх Фатыйхов.
Олы Елга авылы.

   
    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса