Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды

8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.

Яңа сайланган хатын-кызлар эшкә бик актив кушылдылар, булган проблемалар белән кызыксынып аларны ачыклау һәм уңай чишелешен табу өстендә эшлиләр.

Очрашуда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова иң элек сәламләү сүзен җиткерде, аларның хезмәтләре өчен ихлас  рәхмәтен әйтте, киләчәктә дә уңышлар теләде.

 Татарстан Республикасында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән башланып киткән «Сугыш хатын - кыз йөзе түгел» социаль-гуманитар проекты көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә булды.

Проект Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйли. Безнең районда 2021 елның 1 мартына кадәр исәпләгәндә 333 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, шуларның икесе Бөек Ватан сугышы инвалиды, өчесе-Бөек Ватан сугышы ветераны, берсе - элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, берсе - «Ленинград блокадасында яшәүче" билгесе белән бүләкләнгән. Районыбызда шулай ук  315 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Шуларның 256 сы - хатын-кыз, 11 е - Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) ветераннарның тол хатыннары.

Луиза Ананьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса