Балык Бистәсе муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.
Утырышта Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда, шул исәптән Балык Бистәсе муниципаль районында игенчелек һәм терлекчелекне үстерүгә бирелгән федераль һәм республика субсидияләреннән файдаланганда коррупциягә каршы тору буенча эшчәнләнлек, төзелеш өчен документлар тапшыру барышында коррупцион хокук бозуларны кисәтү эшен оештыру, муниципаль хезмәт турындагы законнарны бозуларны кисәтү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеге, хокук саклау контроль-күзәтчелек органнарыннан 2020 елның икенче яртыеллыгында килгән җавап актларын исәпкә алу һәм анализлау буенча эшчәнлек нәтиҗәләре, коррупция фактлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен махсус тартмалар ачу нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр каралды, тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia