Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районында 2020 елның октябрендә узачак Бөтенрәсәй халык санын алуга әзерлек бара

Россия Хөкүмәте, «Бөтенроссия халык санын алу турында»гы 2002 нче елның 25 гыйнварында кабул ителгән 8-фз санлы канунга нигезләнеп, 2020 елның октябрь аенда чираттагы халык санын алу уздырылачагы хакында игьлан итте.

Татарстан Республикасында,шул исәптән Балык Бистәсе муниципаль районында да 2020 елның октябрендә узачак Бөтенрәсәй халык санын алуга әзерлек бара. Хөкүмәт карары нигезендә республикада 2020 елгы халык санын алуны үткәрү буенча комиссия төзелде. Шуңа тәңгәл рәвештә Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы 2019 нчы елның 16 октябрендә «Балык Бистәсе муниципаль районында 2020 елда халык санын алуны уздыру буенча комиссия төзү» турында 165 санлы карарын кабул итте.
-Бүгенге көндә әзерлекнең беренче этабы төгәлләнде. Теркәүчеләр торак йортлар, торак булмаган фонд йортлары турында мәгълүмат туплап тапшырды. Эшне яхшы итеп оештыру, аның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен әзерлек барышында, шулай ук җан исәбе алу вакытында торак пунктларда адресларның төгәл һәм дөрес булуы шарт, -ди район статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Мәгъмүрә Билалова.

фото:https://www.vkpress.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса