Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов Туган тел көне белән котлый

21 февраль - халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.

2021 елның республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләнүе дә юкка түгел. Без телебезне сакларга, аны киләчәк буыннарга да тапшырырга тиеш. Чөнки ул аралашуда гына кулланылмый, халкыбызның әдәбиятын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен дә саклаучы чара.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән халыкара Туган тел көне белән котлыйм. Гаилә иминлеге, сәламәтлек, илләргә тынычлык һәм шатлык телим!

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса