Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе каршындагы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Күптән түгел Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе каршындагы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вячеслав Токранов рәислек итте.
Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды. Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлекчәсе начальнигы Илдар Тимербулатов «Мәк–2018» операциясе барышында ведомствоара хезмәттәшлек бурычлары турында сөйләде.
–Наркотиклы культуралар үсә торган участокларны ачыклау, юкка чыгару, наркотик матдәләр әзерләүчеләрне,сатучыларны тоткарлау максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре “Мәк” ведомствоара комплекслы операциясе уздыралар. Ул өч этапта үткәрелә: беренчесе 16–25 июльдә, икенчесе 15–24 августта, өченчесе 10–19 сентябрьдә. Бу максаттан штаб, эш группасы булдырылды, чаралар планы төзелде. Аерым алганда, урыннарга барып наркотик матдәләр белән законсыз операцияләр өчен нинди жаваплылык каралганын аңлату, мәк һәм киндернең законсыз чәчүлекләрен ачыклау, юк итү буенча чаралар күрелә, гаеплеләр җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылалар.
Әгәр юридик затлар карамагындагы җир участокларында кыргый наркотиклы үсемлекләр үсүе ачыкланса, алар бу культураларны юк итү буенча таләпләрне үтәмәсәләр җитәкчеләр админстратив җаваплылыкка тартылалар. Район территориясендә наркотик матдәләрне куллануга юл куймау максатыннан яшьләр арасында да профилактик чаралар уздыру дәвам итә. Мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән эшләүгә аеруча зур игътибар биреләчәк,–диде ул.
Тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча методист Рузия Мөгыйнованың чыгышы да эчтәлекле булды. Ул район мәгариф бүлегенең бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды: “Җәйге каникулларда балаларның буш вакытлары күп була. Бу чорда лагерьлар балаларны тәрбияләү һәм сәламәтләндерүдә мөһим роль уйныйлар. Мәктәп укучыларын сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан “Зарарлы гадәтләргә–юк!” һәм башка фестивальләр уздырыла. Фельдшерлык пунктлары хезмәткәрләре зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыяны турында әңгәмәләр уздырдылар. “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе “Мин тормышны сайлыйм” лозунгы астында барлык лагерьларда да уздырылды. Лагерьларда күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелде” .
Район мәдәният йортының культура-агарту эше буенча методисты Гөлия Кадыйрова мәдәният учреждениеләренең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эшчәнлекләрен яктыртты.
–Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм законнарны үтәп яшәүне пропагандалау район клуб учреждениеләре эшендә төп юнәлешләрнең берсе. Без район эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, башка оешмалар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Мәдәният йортлары яшьләрне төрле түгәрәкләргә тарталар, наркотикларга, алкоголь, тәмәке тартуга каршы чаралар уздыралар. Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру безнең эштә алгарышлы урынны алып тора. Район, авыл мәдәният йортларында, клубларда үзешчән сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча түгәрәкләр эшләп килә. Алар арасында вокаль, бию, театраль, тапкырлар һәм шаяннар клублары бар. Мәдәният учакларында 212 клуб берләшмәсе эшли.
Полянка китапханәсендә наркомания проблемасына багышланган “Тукта һәм уйлан!” әңгәмәсе үткәрелде. Анда шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бу очрашуда хокук саклау органнары вәкиле Елена Ляпахина катнашты һәм балаларга наркотик кулланган өчен нинди җаваплылык каралганлыгын аңлатты. Ул шулай ук балаларга “Наркотикларга–юк!” дип исемләнгән брошюралар таратты.
15 июль көнне Олы Елга китапханәсендә “Яманны юлдаш итмә!” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү узды. Мәктәп укучыларына тәмәке тартуның, наркотик, исерткеч эчемлек куллануның зарары турында видеофильм күрсәтелде, аның буенча фикер алышулар булды.
Үзәк балалар китапханәсендә халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә багышланган “Наркотикларга–юк!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Анда район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Раил Галимов наркотикларның кеше сәламәтлегенә китергән зыяны, аларны тараткан өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы “Авыл офыклары” газетасы редакциясе директоры-мөхәррире урынбасары Таңсылу Минһаҗева редакциянең бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырды.
Таңсылу Минһаҗева.
фотоulyanovskcity.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа