Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә халык белән очрашулары узды

 Август аенда Балык Бистәсе муниципаль район җитәкчелегенең авыл җирлекләрендә халык белән очрашулары узды.

Аның асылында җирле үзидарәнең яртыеллык эш нәтиҗәләре хисабын тыңлау, алга куелган максат-планнарны янәдән бер барлау иде.

2013 елның ноябрь аенда Татарстан республикасында үзара салым программасы гамәлгә ашырылды. Һәм ул бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә. Әлеге программа нигезендә халыктан җыелган үзара салым дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни,  һәр җыелган 1 сум акчага дәүләт 4 сум өсти. Моның авыл җирлекләренә никадәр файда китерүен исәпләве кыен түгел. Районыбызның кайсы гына җирлеген алсаң да үзара салым хисабына төзекләндерелгән юлларны, су торбаларын яңарту, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин ителешне күрәсең. Әлбәттә, халыктан җыеласы үзара салымның суммасын шушы җирлектә яшәүчеләр билгели. Һәм ул төрлечә.

Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә, мәсәлән, үзара салымның күләме агымдагы елда һәр кешедән 300 сумны тәшкил иткән.

 –Барысы да авыл халкы белән килешенеп эшләнә. Быел без  Балыклы Чүкәй авылы уртасында балалар мәйданчыгы төзеп куйдык. Иске Арыш, Балыклы Чүкәй авыл урамнарына, Керәшен Казысы авылы зиратына бара торган юлга вак таш җәйдек,  – ди авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Илшат Мәҗитов.

Яңа мәйданчыкның балалар авазыннан тынып торганы юк икән. Моңа нәниләрдән бигрәк ата-аналар сөенгән. Күптән түгел авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә биредә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар, конкурслар оештырылган.

Районыбызның Юлсубино авыл җирлегендә җыелган үзара салым акчасы 363 мең сумны тәшкил иткән. Шуңа дәүләттән 1 миллион 452 мең сум акча өстәлгән. 

 –Быел барлыгы 1 миллион 815 мең сумлык эш башкарылды. Әлеге акчалар Ямаш авылында урамнарга вак таш җәю, йортларга элмә такталар кую, су башнясы урнаштыру өчен проект документлары эшләнүгә, Юлсубинода урам утларына реконструкция үткәрү,  чишмә янын койма белән тотып алу, мәдәният йортына бильярд сатып алу һәм ике авылда да урамнарны кышкы чорда кардан чистартуга тотылды,  – диде халык алдында хисап ясаган авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов.

Авыл халкы референдумда актив катнаша, үзара салым җыюда берәү дә канәгатьсезлек белдерми.Авыл тормышындагы мөһим мәсьәләләрнең үзара салым хисабына хәл ителүен һәркем яхшы аңлый. Янәшәдәге Күки авыл җирлегендә дә шактый эш башкарылган: урамнарны төзекләндерүдән тыш баганалардагы лампалар аз энергия сарыф итә торганнарына алыштырылган.

Олы Елга авыл җирлеге исә үзара салым суммасын һәр кешедән 500 сум итеп билгеләгән. “Без 383 мең сум җыярга тиеш булсак, кайбер дачниклар да өстәп ул 387500 сум булды. Республика бюджеты ярдәме белән барлыгы 1937500 сумны тәшкил итте”, - ди җирле үзидарә башлыгы Фәрит Садриев. Әлеге сумманың күп өлеше урамнардагы вак таш өстенә асфальт ватыклары җәюгә, 4 янгын сүндерү гидранты алуга, баганалардагы лампаларны алыштыруга һәм басма төзүгә тотылган.

Тамчылардан күл җыела, дигән әйтем бар. Кайсы гына авылга барсаң да халык үзара салым акчасына юллы булулары, зиратларны төзекләндерүләре, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка шундый зур эшләр башкарылуы турында сөенеп сөйли. Бер яктан карасаң, халыктан җыелган акчага гына берни дә эшләп булмый кебек, әмма аңа республика программасы нигезендә дәүләт финанслаган сумманы да кушсаң күләмле ярдәм сизелә. Әнә шулай үзара салым программасы  авылларга яңа сулыш бирә, авыл матурлана, киләчәккә өмет-ышанычны арттыра.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса