Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдиновның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле якташлар!

Якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлауларымны һәм иң изге теләкләремне кабул итеп алыгыз.

Тиздән яңа, 2021 елга аяк басабыз. Без барыбыз да аның бары тик шатлык һәм бәхет кенә алып киләчәгенә ышанабыз.

2020 ел коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, барыбыз өчен дә бик авыр, игелеклелеккә, килеп туган ситуациядә дөрес карарлар кабул итә белүгә чын сынау булды. Без бу катлаулы елны лаеклы уздык. Безнең барыбызны да – туган җиребез, яраткан районыбыз берләштерә.

Узган елда кыенлыклар шактый булды, әмма ул заяга узмады. Без сезнең белән шактый уңышларга ирештек. Алда яңа эшләр, яңа планнар көтә. Бары тик бергә булсак кына бу планнарыбыз, өметләребез гамәлгә ашыр, ә тормышыбыз дәрәҗәсе яхшырыр.

Хөрмәтле балыкбистәлеләр, район кунаклары! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бу ел сезнең йортыгызга өмет, шатлык һәм мәхәббәт белән керсен. Аларда җылы һәм уңайлы булсын, ә гаиләләрдә иминлек һәм бер-берегезгә хөрмәт яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса