Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикли

23 февральдә без бөтенхалык бәйрәме-Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез.

Ватан - безнең илебез генә түгел, ә бәлки туган авылыбыз, йортыбыз, гаиләбез дә. Аларны саклау, яклау - чын ир-егетләр бурычы. Районыбызның данлы хәрби-патриотик традицияләре бар. Бу көнне без иң элек Бөек Ватан сугышы каһраманнарын олы хөрмәт белән искә алабыз. Районыбыз илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәндә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән 9 Советлар Союзы Герое ватаны. Аларның якты истәлеге күңелләрдән мәңге җуелмас.

Якташларыбыз “кайнар нокталарда”да, илебездән читтә  интернациональ бурычларын үтәгәндә дә хәрби антларына тугрылыклы булып калдылар. Бүгенге көндә изге бурычларын үтәп ил сагында торучы егетләребез дә сынатмыйлар. Ата-бабаларыбыз данына тап төшермиләр.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, илебезне корал тотып саклаган ир-егетләр, якташлар! Сезне кыюлык, туган җиребезгә чиксез мәхәббәт, сугышчан бурычка тугрылыкны гәүдәләндерүче бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.  Туган илебезнең күге һәрвакыт аяз, йортларыбыз имин булсын!

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе

муниципаль район

башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса