Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов Изге Пасха бәйрәме белән кайнар котлый

Хөрмәтле райондашлар! Олы Бәйрәм (Изге Пасха) уңаеннан котлауларны кабул итегез!

Барлык православ дине тарафдарлары өчен елның иң бөек көне - Христосның Яңадан туу бәйрәме - Пасха якынлаша. Бу көнне гыйбадәт кылулар, кунакка йөрешүләр була.

Бу язгы көннәрдә кешеләрнең йөрәкләре якты бәйрәм  шатлыгы белән тула. Изге Пасха бәйрәме тынычлык, яхшылык һәм гаделлек тантанасына ышанычны ныгыта, символлаштыра, мәхәббәт һәм татулык безне традицион рухи кыйммәтләр нигезендә берләштерә, изге эшләрне һәм гамәлләрне тормышка ашыруга, мәрхәмәтлелеккә  этәрә, мәхәббәт һәм өмет хакына корбан булуның бөек мәгънәсе турында уйлануларга мөрәҗәгать итә, вөҗдан белән яшәргә омтылыш уята.

Бәйрәм көнендә барыгызга да игелек, сәламәтлек, тынычлык  телим. Көн саен йортыгыз ямьле, җылы, бәхет, иминлек белән тулып торсын. Бер-берегезгә игътибар һәм кайгырту, мәхәббәт һәм тугрылык бүләк итегез!

 

Илдар Таҗетдинов,

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса