Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
Халыкара өлкәннәр көне-барлык буыннар өчен дә үзенчәлекле. Ул безгә барлык ветераннарга республикабызны, районны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирә.
Өлкәннәр турында кайгырту һәрберебезнең бурычы. Алар һәрвакыт безнең игътибарны тоеп яшәргә тиеш. Батырлык, ныклык һәм сабырлык өчен рәхмәт сезгә! Гомерегез озын һәм бәхетле булсын! Сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia