Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов автомобиль транспорты хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәтчәннәре, тармак ветераннары!

 Сезне һөнәри  бәйрәмегез Автомобильчеләр көне белән кайнар котлыйм. Бу автотранспорт эшен тоткарлыксыз тәэмин итүчеләрнең шоферларның, механикларның, диспетчерларның, оешма җитәкчеләренең бәйрәме.  Автотранспортчылар районның икътисадый, социаль үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертәләр. Бу зур осталык, җаваплылык таләп итә торган авыр хезмәт. Һөнәрегезгә тугрылыклы булганыгыз, тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт.

Барлык автомобильчеләргә куркынычсыз юллар, ышанычлы техника, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!

Илдар Таҗетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса