Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе билгеле булды
Бүген район Советының чираттагы утырышында депутатларның бердәм тавышы белән Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Роман Леонидович Исланов билгеләнде.
Ул 1978 елда республиканың элеккеге Куйбышев (Спас) районында туган. 2000 нче елда Казан югары артиллерия командно-инженер училищесында электромеханик-инженер белгечлеге алган, Казан (Идел буе) федераль университеты (2016), «Сколково» Мәскәү идарә итү мәктәбе, Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (2017ел) квалификациясен күтәргән. «Россия Федерациясе Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт службасы Россия академиясе» ФГБОУ ВОда (2017) һөнәри әзерлек узган. «Стратегический менеджмент и лидерство» Judge Business School Cambridge University (г. Кембридж, Великобритания) (2016) стажировка узган.
«В память 1000- летия Казани» (2005), «XXVII Всемирная летняя универсиада 2013 года в г. Казани», (2014) истәлек медальләре, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек, халыкны социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән (2016) бүләкләнгән.
хезмәт юлы
2000 - 2001 еллар - армия хезмәте;
2002 - 2002 -Татарстан Республикасы Спас районында электромонтер;
2002 - 2005 - Спас районы хакимиятендә мобилизация эше буенча баш белгеч;
2006 - 2006 - Спас муниципаль районы башкарма комитетында мобилизация эше буенча баш белгеч;
2006 - 2010 - Спас муниципаль районы башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге начальнигы;
2010 - 2012 - Спас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе;
2012 -2015 - Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе; 2015 - 2018 - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
2018 – 2018- Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;
2018 елның 16 нчы октябреннән Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Президенты кадрлар резервына теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia