Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

 22 май көнне районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.

Быел 11 нче сыйныфны - 70 укучы (узган ел 87 чыгарылыш укучысы иде), 195 укучы төп белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлый.

Белем бирүнең сыйфатын тәэмин итү максатыннан педагоглар, укучылар һәм ата-аналар күп көч куйдылар, быел районның 17 чыгарылыш сыйныф укучысы “Укуда аерым уңышлары өчен” (узган ел - 20) медаленә дәгъва кыла. Дистәләрчә укучылар республика һәм районкүләм фән олимпиадаларында призер булдылар, спорт өлкәсендә уңышларга ирештеләр.

Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлы, сөенечле булсын ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса