Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәктәпләрендә милли үзаң тәрбияләү

Яшь буынны халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре нигезендә, балаларда милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша туган телен, халкын ихтирам итүче, аның тарихын өйрәнүгә, үстерүгә сәләтле, рухи-әхлакый һәм белем дәрәҗәсе ягыннан камил, киң карашлы шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.

  Укучыларга ана телен өйрәтүдә без халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таянабыз. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак. Алар баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, тагын бер чара булып уеннар тора. Тәнәфес вакытында башлангыч сыйныф укучылары татар халык уеннарында бик теләп катнашалар. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый.

Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә.

Мәктәптә сюжетлы-рольле һәм дидактик  уеннарга да зур урын бирелә. Шөгыльләрне уздырганда физминутлар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алырга мөмкин. “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һәм башкалар баланы дөрес фикерләү, уйлап эшләргә өйрәтә.

Балаларны туган як мәдәнияте белән таныштыруны музейлардан башка күз алдына да китереп булмый. Андагы экспонатларны бер баруда гына танып, өйрәнеп бетерү мөмкин дә түгел, ә балаларны, әти-әниләрне шәхес буларак үстерү өчен ата-бабаларыбызның һөнәрләрен, тарихын өйрәнү зур әҺәмияткә ия. Татар халык мәдәнияте белән даими таныштырып тору максатыннан мәктәптә мини-музейлар оештыру уңай нәтиҗәләр бирә.

Шул исәптән гимназиябезнең хезмәт кабинетында музей почмагы ясадык. Монда талдан үрелгән бишек, чабата, чигелгән кулъяулык, өстәл япмалары, мендәр тышлары, түбәтәй, калфак һәм башка экспонатлар урнаштырылган. Укучылар үзләре дә экспонатлар җыюда теләп катнашалар. Бу экспонатлар аша гүзәллекне, зәвыклыкны тоя белергә өйрәтәбез, дип уйлыйм мин. Шулай ук милли бизәкләр белән эшләнгән фотозона бар.Укучылар дәрестән тыш чараларда башка милләт вәкилләренең киемнәре, аларның яшәү үзенчәлекләре белән кызыксыналар, өйрәнәләр.Үзләре дә төрле кул эшләре, бизәнү әйберләре, сумкалар чигеп эшлиләр.

Мәктәбебездә рус, татар, таҗик балалары укый. Алар үзара тату, дустанә  аралашалар. Укучылар төрле семинар, шигырь конкурсларында катнашалар, үз телләрендә чыгыш ясыйлар. Һәр елны балалар белән бергәләп “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре үткәрәбез. Бәйрәмнәрне балалар бик яраталар. Аларның шатлыклы йөзләреннән киләчәгебезне балкытыр нур, яктылык сибелә.

 

Альбина Җамалиева,

 Балык Бистәсе 1нче номерлы гимназиясенең татар теле укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса