Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады

1 сентябрь - Белем бәйрәме. Мәктәпләр кабаттан укучыларын үзенә җыя, беренче сыйныфларны кабул итә.

Быел район буенча 20 шлмуми белем бирү учреждениесе үз ишекләрен ача. Беренче сыйныфка барлыгы 217 укучы бара.

Бу көнне Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе дә укучыларын каршы алды. Бәйрәм тантанасы быел үзгә иде. Тантаналы линейканың үзәгендә  унберенче һәм беренче сыйныф укучылары булды.

Бәйрәм тантанасы мәктәп янәшәсендәге мәйданчыкта үтте. Белем көне белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, район мәгариф бүлеге Илсур Садыйков, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов килгән иде.

Тәбрикләүләрдән соң беренче сыйныф укучыларына ТАССРның 100 еллыгына багышланган китаплар, бүләкләр җыелмасы һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китереп яктылык кайтаргыч элементлар тапшырылды. Шулай ук районыбызның аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләре өчен 10 планшет кайтарылган.  Шуның икесе гимназия укучылары өлешенә туры килде.

 

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса