Балык Бистәсе мәктәпләре яңа уку елына әзерме?
Җәйге каникулларның соңгы аена кердек–мәктәпләрдә укулар башланыр вакыт та җитә.
Бу көннәрдә район башкарма комитеты каршында оештырылган ведомствоара муниципаль комиссия мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Әлбәттә, беренче чиратта объектларның сакланышын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, кышкы ягу сезонына әзерлек кебек мәсьәләләргә басым ясала.
5 август көнне район мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нияз Шәйхетдинов, Балык Бистәсе муниципаль районының мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе Вера Малакаева, методист Фәридә Шәрипова, янгын күзәтчелеге буенча өлкән инспекторы Андрей Иванов районыбызның берничә мәктәбендә булып, аларда үткәрелгән төзекләндерү эшләренә, мәктәп яны участокларына үз бәяләрен бирделәр.
Башка еллардагы кебек комиссия быел да сәфәрен ерак Шомбыт авылыннан башлады. Никтер шушы мәктәптән керешсәк юлыбыз уңар кебек. Укудагы өлгерешме, мәктәп яны бакчасындагы тәртип дисеңме - һәръяктан алдынгы саналган мәктәп бу юлы да безне балкып, елмаеп каршылады.
Капкадан үтүгә үк шау чәчәккә күмелгән тирә-юнь үзе үк күңелгә яктылыгын, җылылыгын сирпи. Өзлексез явып торган яңгыр бакчада йөрергә ирек бирмәсә дә, күз салмый үтү һич мөмкин түгел. Башларын горур тоткан кәбестә, кишер, чөгендерләр белән беррәттән, тигез буразналарда матур булып үскән бәрәңгеләр һәркемне сокландырырлык! Бер гектар мәйданны җиләк-җимеш, яшелчәләр биләсә, икенчесендә бәрәңге утыртылган. Бакча җиләге–виктория, 700 төп ак, кызыл, кара карлыган да быел уңышны әйбәт биргән. “Бәрәңгенең «голландский» сортын утырттык, анысыннан да яхшы нәтиҗә көтәбез”, - ди мәктәп директоры Рамил Фәрзетдинов. Бакча биология укытучысы Нурисә Ибраһимова җаваплылыгында булса да, коллективның бердәм тырышлыгын әледән-әле әйтеп куя җитәкче.
Күңелдәге сокланулы хисләр бераздан ялтырап торган мәктәп коридорларына, укучыларны көтеп торган классларга күчте. Барлык таләпләргә туры китереп төзекләндерелгән, җиһазландырылган ул. Кәгазь-документ эшләрен караган Вера Малакаева, ут-янгын хәвефләреннән саклану чараларын, эвакуацияләү юлларының янгын иминлеге таләпләренә туры килүен тикшергән Андрей Иванов та канәгать күренделәр. Аһ орырлык кимчелекләр күзгә ташланмады булса кирәк.
Биектау мәктәбе дә уку елына ныклы әзерлек белән керешкән. Тышкы яктан ук үзенә дәшкән белем йорты эчке ягыннан да үрнәк булырлык. Биектаулыларның куанычлы иң зур яңалыклары – мәктәп янәшәсендә төзелгән футбол кыры. Замана белән бергә атлаган мәктәпнең киләчәктә дә матур, якты юлын сызарына шик юк. Яңа уку елына әзерлеге дә комиссия тарафыннан уңай бәяләнде. “Бакчадагы уңышларыбыз ярыйсы булды, помидор, болгар борычы үсентеләрен яз көне халык яратып алды”, - ди директор Рәмзия Камалиева. Ә чәчәкләр... алар инде җәй матурлыгы. Биредә дә бәрхет чәчәкләр тирә-юньгә ямь өстәп сукмак тирәли сибелгән.
Зур Мәшләк мәктәбендә бүгенге көнне 65 укучы белем ала. Бирегә күрше-тирә авыллардан Югары Мәшләк, Бикчурай Чаллысы, Алан-Полян, Таулар, Кызыл Йолдыз лесхозыннан килеп укучылар байтак. Мәктәп яны участогындагы 50 сотый бакчада үскән яшелчә, бәрәңге уңышыннан зарланырлык түгел. Кара карлыганнан тәмле кайнатма да әзерләргә өлгергәннәр.
Шомырбаш, Таулар, Бирдебәк мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеге дә таләпчән комиссиянең энә күзеннән үтте. Кайбер кимчелекләр ачыкланды, аларны төзәтергә күрсәтмә бирелде. Учреждениеләрнең сыйфатлы белем бирү өчен барлык таләпләргә туры килүе кирәк шул. Комиссия әгъзалары бу көнне шулай ук Шомбыт авылының “Малыш”, Биектауның “Кояшкай”, Котлы Бөкәшнең “Дуслык” балалар бакчаларында да булып, алардагы әзерлек белән таныштылар.
- Янгын куркынычсызлыгына килгәндә, балалар бакчалары, мәктәпләрдә зур проблемалар юк. Җәйге ремонт вакытында бу юнәлештә шактый эшләр башкарылган: электр җиһазлары, янгынны хәбәр итү сигналлары тәртиптә. Кабул итү барышында без кайбер кимчелекләрне ачыклыйбыз, билгеле. Аларны уңай хәл итү өчен вакыт билгеләп, контрольгә алабыз, - ди районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов. Мәктәп учреждениеләре тирәсендәге тышкы су алу урыннары, эвакуация юлларының тиешле күрсәткечләр белән җиһазланышы, сигнализациянең төзек булуы мөһим шартлардан. Авыллардагы полиция участок уполномоченныйлары исә видеокүзәтү системаларының төзеклеге белән кызыксынды.
Район башкарма комитеты каршында оештырылган ведомствоара муниципаль комиссия мәгариф оешмаларының 2019-2020 уку елына әзерлеген әнә шулай бәяләде. Тикшерү эшләренә әле тулысынча йомгак ясалмаган. Чөнки комиссиянең тагын дистәләгән авыл мәктәпләренә барасы, балалар бакчаларында булып мәгариф оешмаларының кышкы ягу сезонына әзерлеген, янгын куркынычсызлыгына каршы чараларның үтәлешен игътибар үзәгенә аласылары бар.
Фәрвәз Каюмова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа