Балык Бистәсе мәдәният йортында сезон ачылышы
Узган атнада район мәдәният йортында “Көзге моңнар” дип исемләнгән концерт булып узды. Бай эчтәлекле һәм гаҗәеп матурлыкта узган кичәдә тамашачы кабат җыр белән очрашты, моң дәрьясында тибрәлде.
Концерт башланыр алдыннан мәдәният йорты директоры Лилия Кәримуллинадан әлеге чарага әзерләнеш хакында сорап уздык.
--Көзне гадәттә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты, диләр. Ә мәдәният хезмәткәрләре өчен ул яңа иҗади идеяләр, өр-яңа программалар белән сәхнәгә атлау чоры. Икенче төрле әйтсәк, сезон ачылышы. Без дә бүгенге программага яңа сулыш өрдек. Тамашачы ошатыр һәм тиешенчә бәяләр дип уйлыйбыз, - диде ул.
Язманың тулы версиясен безнең газета битләрендә укый аласыз.
Автор Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа