Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды
Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә район үзәк хастаханәсенең баш табибы Динар Гаязов, табиблар Рамил Гаязов, Ринат Гыйниятуллин чыгышлары тыңланды. Алар, башлыча, вакцина ясатуга кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр, бик күп сорауларга җаваплар бирделәр.
Мәгълүм булганча, ТР Диния нәзарәте коронавируска каршы препаратның хәләллеген раслауны сораган иде. Коръәндә әйтелгәнчә, кеше гомере бик кадерле һәм аны саклау тиешле. Галимнәр тарафыннан вакцинада кеше организмына хас компонентлар булмавы расланган. Димәк, эпидемия вакытында мөселманнарга вакцинация узарга ярый. Һәм ул бүгенге көндә бик кирәкле гамәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа