Балык Бистәсе өлкән буын вәкилләре республика дәрәҗәсендә бүләкләнде
Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Россия пенсионерлары берлеге" өлкән буын кешеләренең социаль һәм көнкүреш проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү максатыннан оештырыла.
Март ахырында «Россия пенсионерлары берлеге» җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенә 15 яшь тулды. Бу елларда социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашырып, әлеге оешма республикада яшәүче өлкән буын кешеләренең актив тормыш белән яшәүләрен раслалды.
Пенсионерлар спорт белән шөгыльләнәләр, ярышларда һәм спартакиадаларда, шахмат турнирларында катнашалар, хорларда һәм ансамбльләрдә катнашып, концертларда һәм бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар, экскурсияләргә, театрларга баралар, компьютерда эшләргә өйрәнәләр, «Өченче яшь» (“Третий возраст”) университетында белем алалар.
Март ахырында Казанда видеоконференция режимында узган Татарстан Республикасы буенча «Россия пенсионерлары берлеге" киңәйтелгән утырышы шушы датага багышланган иде. Конференциядә 2020 елда иң яхшы җирле бүлекчәсе конкурсында һәм шахмат турнирында җиңүчеләр катнашты.
Район һәм шәһәр бүлекләре вәкилләрен әлеге уңайдан оешма видеоэлемтә аша Президиумы рәисе Валерий Рязанский, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Петровна Ларионова, җәмгыятнең Татарстан бүлеге рәисе Любовь Мишина, министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Пенсия фонды вәкилләре котлады.
Әлеге чарада безнең районнан җәмгыятнең район бүлекчәсе башлыгы Анатолий Автономов катнашты. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә «Россия пенсионерлары берлеге» район җирле бүлекчәләре арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында «физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру» номинациясендә 2 нче урынны алды. Безнең район шулай ук 2020 елда оештыру-устав эшчәнлеге, шулай ук районда җирле үзидарәләр һәм башлангыч оешмалар әгъзаларының саны арту буенча иң яхшылар рәтендә. Шушы уңышларын исәпкә алып җирле бүлекчә Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа