Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе кызлары спорт ярышында сынатмадылар

Дельфин” спорт һәм сәләмәтләндерү комплексы 8 март – хатын-кызлар көне уңаеннан “100 мәшәкать, ..”  исемле спорт - күңел ачу чарасы узды.

Анда иң күркәм хатын-кызлар арасында спортчылар, хуҗабикәләр, чибәрләр бәйгесе  оештырдылар.

Тантананы яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илназ Шакиров ачып җибәрде. Чараны Гөлнар Вәлиәхмәтова, Дарья Вильчинская алып бардылар. Бәйгедә дүрт команда - “Дельфин”, “Мәгариф бүлеге”, “Социаль-мәдәни сфера бүлеге”, “Район үзәк хастаханәсе”  көч сынаштылар.  “Визит карточкасы” бәйгесенә барлык командалар да яхшы әзерләнгән иде. Беренче өчесенә биш балл бирелде. Икенче конкурс “Иртән” исемлесе иң катлаулыларның берсе булды. Һәр катнашучыга вакытка карап билгеләнгән урынга кадәр йөгереп барып җитәргә, берсенә йокы капчыгына кереп ятып, төймәләргә, икенчесенә аны чишәргә һәм икесе бергә яңадан команда янына кайтырга кирәк булды. Ә өченчесе бәрәңге әрчергә, аннан соңгысы бизәнү өстәленә йөгереп килеп иреннәрен буярга, һәм бишенчесенә мәктәп кирәк-яракларын портфельгә тутырып катнашучыга кидереп куярга тиеш иде. Кызлар монда җитез булуларны күрсәттеләр.

Аннан соң командалар “Кибеткә йөгерү” бәйгесендә ярыштылар. Бу биремне социаль-мәдәни сфера бүлеге барысыннан да алдан башкарып чыкты. “Золушка”, “Туп тәгәрәтү” ярышларында район үзәк хастаханәсе командасы җитезлек күрсәтте. Бәйгеләрендә хатын-кызлар  үзләрен сынатмаска тырыштылар. Биремнәр алдында берсе дә югалып калмады. Җитез, тапкыр, эшчән шул ук вакытта иҗади шәхес булуларын тагын бер кат исбатладылар. “Бәрәңге җыю”, “Официантка”, “Сүз җыю”, “Чәчәкләргә су сибү”, “Пешекче” бәйгесе биремнәрен дә уңышлы үтәделәр. Ярышлар концерт номерлары белән чиратлашып бардылар.

Жюри әгъзалары һәрбер чыгышны игүтибар белән күзәтте, биремнең үтәлешенә карап баллар белән бәяләп торды. Күңелле, мавыктыргыч ярышлардан соң җинүчеләрне билгеләү мизгеле дә килеп җитте. Беренче урынга Район үзәк хастаханәсе кызлар командасы ия булды. Икенче урынны Социаль-мәдәни сфера бүлеге алды. Өченче урын Мәгариф бүлеге һәм дүртенчесе Дельфин командасына бирелде.

- Мондый чараларда беренче тапкыр катнашуыбыз. Безгә бәйге бик ошады. Барлык конкурслар да кызыклы оештырылган иде. Чын күңел биреп ярыштык. Команда белән  дус-тату булып, бер-беребезгә ярдәм итеп тордык. Без  матурлык өндәүче өлкә буларак, спортта да сынатмаска тырыштык. Бәйгедән соң әлеге өлкәдә дә матур үрләр яуларга була икән, дигән фикергә килдек. Әлеге төр бәйгеләр тагын оештырылсын, без катнашырга әзер, - диде район мәдәният йортының клуб учреҗденияләр редакторы Гөлия Кадыйрова. “Нинди булса да бәйгегә әзерләнә башлаганда без район хастаханә хезмәткәрләре “Без тату бер гаилә, без булдырабыз”, дигән максат куябыз. Һәм ярыш барышында бер-беребезгә ярдәм итеп, тату булып катнашабыз. Әлегә бәйгедән алган хис-кичерешләребезне аңлатып бетереп булмый. Чара бик күңелле оештырылган иде. Беренче урынга лаек булуыбыз көтетелмәгәндә булды. Без моңа бик шат. Оештыручыларга һәм башка командаларга да рәхмәт җиткерәбез”,- дип уйлары белән бүлеште район хастаханәсенең гомуми практика табибының шәфкатҗ туташы Зилә Мөхәммәтшина.

 

 

Автор  Таңсылу Минһаҗева, Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса