Балык Бистәсе комбайнчылары сынатмыйлар
Агымдагы елда 1200 гә якын Татарстан механизаторлары “Иң яхшы комбайнчы” исеменә һәм Татарстан Республикасы Президенты призына ия булу өчен ярышалар.
Әлеге конкурс механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм аны популярлаштыру, 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне бүләкләү, шулай ук уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле куллану максатларында үткәрелә.
Уракта Балык Бистәсе комбайнчылары да сынатмый. “Логос” җәмгыятеннән Петр Александрович Щербаков бүгенгесе көндә 4668 тонна ашлык суктырып беренчелектә бара. Икенче урында шул ук җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Әгъзам Рәшит улы Хисмәтов. Ул 3750 тонна ашлык суктырган. Өченче урын да логослыларда - Геннадий Павлович Андреев суктырган икмәк күрсәткече 3304 тонна!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа