Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе китапханәсендә табигатьне саклауга багышланган викторина үткәрелде

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында әледән-әле китап күргәзмәләре оештырыла, төрле әдәби чаралар, очрашулар еш булып тора.

Китап сөючеләр өчен викторина-сораулар әзерләп дөньяви карашны киңәйтү, белемгә омтылышны арттыру өстендә китапханәчеләр зур тырышлык куялар. “Шушы көннәрдә табигатьне саклауга багышланган викторина үткәрелде. Безгә килгән укучылар андагы сорауларга, тестларга бик теләп җавап бирделәр.

 

Бу үз белемеңне сынауга имтихан кебегрәк, кызыксындыра да, күбрәк белергә омтылдыра да”, - ди уку залының әйдәүчесе китапханәчесе  Алсу Баширова.

Биредә тагын бер матур күргәзмәгә игътибар итми мөмкин түгел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында, китапханәнең икенче катында “Минем курчак иң яхшысы” дигән конкурс оештырылган. Теләгән һәркем монда төрле милләт киемнәрендәге курчакларын алып килә ала. Әлбәттә инде, призлы урыннарга ия булучыларга истәлек бүләкләре дә каралган. “Бик матур күргәзмә-бәйге ул. Күрәсезме, татар, рус, керәшен, украина милләтендәге курчакларыбыз бар инде”, - ди әйдәүче китапханәче Фәүзия Хөсәенова, берсеннән-берсе матур курчаклары белән таныштырып.

Әнә шулай укучыларны китапханәләргә тарта белгән, туган телебезгә, әдәби китапларга мәхәббәт уяткан китапханәчеләребезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын диясе килә.

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса