Балык Бистәсе хуҗалыкларында урып - җыю эшләре дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә районыбызда 21500 гектар мәйданнардан барлыгы 55000 тонндан артык ашлык суктырып алынган. Уртача уңыш гектарга 25,6 центнерны тәшкил итә. Басуларда 59 комбайн эшли.
“Кама-Агро”, “ВЗП Балык Бистәсе”, “Солтан” хуҗалыклары бөртеклеләрнең яртысыннан артыгын җыеп алдылар инде. “Зюзино”, “Масловский”, “Кулон-Агро”, “Урахча”игенчеләре дә урып-җыюны оешкан төстә алып баралар.
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Галәветдинов, Мәннанов, Назимов, Ананьев лидерлык итәләр.
Әлегә иң югары уңышны “Зюзино”(34,5 центнер), “ВЗП Балык Бистәсе”(31,6), “Азык-төлек корпорациясе” (30,8)хуҗалыклары алалар.
Районда киләсе ел уңышына да нигез салына башлады. 2200 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Чәчүгә беренчеләрдән булып “Кама-Агро”, “Азык-төлек корпорациясе”, “ВЗП Балык Бистәсе” хуҗалыклары кереште.
фото idrenome.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа