Балык Бистәсе хуҗалыкларында терлек азыгы хәстәрләү эшләре дәвам итә
Хуҗалыкларында терлек азыгы хәстәрләү эшләре дәвам итә. Әмма әле кайберәүләр эштә беркадәр йомшаклык күрсәтәләр.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенгесе көнгә районыбыз хуҗалыкларында һәм фермерларда 12 мең тонна печән әзерләнгән. Бу планда каралганның 74 процентын тәшкил итә. Кызганычка каршы, әле берничә хуҗалык һәм фермерларыбыз планлаштырылганның яртысыннан азрак күләмендә печән хәстәрләгән. Аларда сенаж салу да йомшак бара. Ә менә Корноухово авылы фермеры Гумашян нибары 20 тонна печән туплый алган. Бу планда каралганның 27 процентын тәшкил итә. Мондый темп белән эшләп, билгеле инде, тиешле нәтиҗәләргә ирешүе кыен булачак. Чөнки чиратта тагын да әһәмиятлерәк һәм җаваплырак компания – урып-җыю тора. Ә аны кичектерү һич мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia