Балык Бистәсе хуҗалыкларында эшләр дәвам итә
Көнбагыш игүче хуҗалыкларда дессикация чарасына алындылар, ягьни әлеге төр культураның өлгерешен тизләтү максатында махсус сыекча белән эшкәртүләр бара.
Әлеге агрочараны “Логос”,” Кама Агро” хуҗалыклары инде тулысынча башкарып та чыгарга өлгерделәр. Якын вакытта район буенча иң күп - 1488 гектарда көнбагыш игүче “ВЗП Рыбная Слобода” хуҗалыгында да керешәчәкләр. Быел район буенча барысы 3800 гектарда бу төр культура игелә. Нигездә, аннан орлык,май алу максат итеп куела.
фотоphotosight.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа