Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе керәшеннәре “Җакын дуслар җыелышкач” проектында катнаштылар

Татарстан Республикасы керәшеннәр җәмгыяте белән Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге берлектә узган ел “Җакын дуслар җыелышкач” проектын оештырып җибәрделәр.

Шулай итеп бу проектта узган ел республикабызның 20 һәм аннан да артык керәшен авыллары булган 6 район вәкилләре катнашты. Проектның төп бурычы булып районнар үзләрендә яшәгән бу халыкларның үз милли гадәтләрен, йолаларын һәм киенү үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш иделәр. Моның өчен һәр районга әзерләнү өчен бер ай вакыт билгеләнде. Агымдагы елда үзен яхшы яктан күрсәткән бу проектны республикабызның  Мәдәният министрлыгы да хуплады. Бу ел башында Менделеевск, Балык Бистәсе районнары олылап үзләренең айлыкларын үткәрделәр, чиратта әле тагын планлаштырылган өч район бар.
Беренче март көнне менделеевлылар эстафетаны Балык Бистәсе районы керәшен кардәшләребезгә биргән иделәр. Безнекеләр 1 марттан-1 апрель аралыгында Балык Бистәсе керәшеннәре үзләренең күренекле шәһесләре, фольклор коллективлары белән Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк мәйданчыгында тамашачыларга керәшен авылларының тарихы һәм заманча яшәешләрен  күрсәтеп үттеләр. Балык Бистәсе коллективы катнашында биредә “Май чабу” традицион бәйрәме узды. Анда йон кырку һәм сарык тиресен эшкәртү буенча мастер-класс үткәрделәр,  гадәти булмаган “Угыз” сөт ризыгы әзерләү тамашасы  да  Үзәк социаль челтәр мәйданчыгында бик зур уңышка ия булды. Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов һәм балкып килүче йолдыз Татьяна Ефремова кебек талантлы артистлар һәм күренекле мәдәният эшчәннәре белән турыдан- туры эфир оештырдылар. Шунысы да әһәмияткә ия, бүгенге көнне мәдәни үзәк  шагыйрь Яков Емельянов  исемен йөртә, ә ул безнең районның  Алан Полян авылыннан чыккан, анда аның туган көнендә- 25 мартта безнең якташларыбыз катнашында зур бәйрәм чарасы уздырдылар. Балык Бистәсе керәшеннәре айлыкны йомгаклап 1 апрель көнне кунаклар игьтибарына “Керәшеннәрнең мәдәнияте һәм көнкүреше” дигән күргәзмә тәкъдим иттеләр, бәйрәм концерты оештырдылар, анда бизәлгән халык киемнәре һәм авторлык җырлары күрсәтелде, әлбәттә инде үз халкы талантлары һәм күркәм гадәтләре дә киң урын алды.  Концерт программасында  Алан Полян һәм  Урман хуҗалыгы авыл клублары мөдире Лариса Кибякова, “Алан” һәм “Чулпы” ансамбльләре җитәкчесе - Бирдебәк авыл клубы мөдире Евдокия Толстова,  Каз.Чаллы авыл мәдәният йорты директоры - “Айбагыр” һәм “Нур” халык фольклор ансамбльләре җитәкчесе Валентина Ефремова, шулай ук “Йолдызчык”фольклор ансамбле белән “Өмет” халык ансамбле җырчысы Семен Кузнецов  уңышлы чыгыш ясадылар.
Доклад белән муниципаль район башкарма комитетының социаль-мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина чыкты.  

Мәликә Рәсүлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса