Яңа хуҗалар Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесенә яңа сулыш өрделәр.
Бүген аның төзекләндерелгән причалыннан яңа уңыш ашлыгы төялгән беренче баржа кузгалды.
Предприятиенең техник директоры Андрей Бельский әйтүенчә, 2 мең тонна арпа башта Әстерханга аннан соң Иранга озатылачак икән. Ашлыкны безнең районнан тыш Питрәч, Теләче районнары, хәтта Удмуртия хуҗалыкларыннан да китереп тапшырганнар.
Нет комментариев