Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе үз хезмәтчәннәре өчен күңелле ял чарасы уздырды
Балык Бистәсе икмәк кабул итү предприятиесе үз хезмәтчәннәре өчен күңелле ял чарасы уздырды. Оешма җитәкчесе Андрей Бельский коллективның оешкан төстә кышын саф һавада ял итәргә беренче тапкыр җыелганнарын әйтте.
–Соңгы ике елда без үзебезнең ир-атларыбызны Казанга хоккей карарга, ә хатын-кызларны театрга алып бара идек, –ди Андрей Юрьевич. – Ә узган ел ахырында, Яңа ел алдыннан коллектив өчен кышкы уеннар уздыру фикере килде. Тик пандемия һәм озакка сузылган ял көннәре сәбәпле аны үткәрү кичектерелде.
Балалар һәм олылар өчен дә бик күңелле, музыкага һәм спорт уеннарына бай бәйрәм булды ул.
Бүгенге көндә коллективта 40 ка якын кеше үзара дустанә мөнәсәбәттә хезмәт куя. Предприятие җитәкчелеге аларның һәркайсы турында кайгыртучанлык күрсәтә. Пандемия булуга карамастан хезмәт хакларын үз вакытында алып баралар. Предприятие хезмәтчәннәре көче белән узган урып-җыю чорында кабул ителгән 75 мең тонна ашлык эшкәртелде. Бу алдагы еллар күрсәткечләреннән күпкә артык. Хәзер безнең җитәкчелек башка районнарда да җитештерү мәйданчыклары ачарга, киңәергә уйлый,- дип сөйләде җитәкче.
Шушындый дус, оешкан коллективлар күбрәк булсын. Ә бәйрәмнәрне алар кебек үткәрергә кирәк.
Луиза Ананьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа