Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә “Игелекле эшкә минем өлешем!” исемле ярминкә үтте

 Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә “Игелекле эшкә минем өлешем!” исемле ярминкә үтте. Быел ул икенче тапкыр оештырылды.

  Бу көнне укучылар, ата-аналар һәм укытучылар да түземсезлек белән көттеләр. Моңа кадәр узган ярминкә барысының да күңеленә шатлык өстәп калдырган иде. Иртәдән үк мәктәптә бәйрәм рухы хөкем итте. Балалар өстәлләр әзерләде. Һәр сыйныф та сату киштәсен үзенчәлекле итеп эшләргә тырышты. Аларга ата-аналар һәм укытучылар ярдәм итте. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Пирог, кекс, торт, күмәч, җиләк-җимеш, яшелчә, сок, хәтта базиликтан кайнатмалар да бар. (Сүз уңаеннан, әлеге кайнатманы мин дә  авыз итеп карадым, бик тәмле икән.) Моннан тыш тозланган әйберләр, салатлар, кул эшләнмәләре, уенчыклар, бизәнү әйберләрен дә очратырга булды. Залга өчпочмак һәм коймакларның тәмле исе таралды. Барысы да матур һәм кызыктыргыч иде. Сату ролен бүген укучылар һәм әти-әниләре башкарды. Алар матур итеп төрле милли киемнән киенгән. Балалар уен-көлке белән кунакларны җәлеп итеп торды.

Узган ярминкәдән аермалы буларак, бу юлы һәр сыйныф та мастер-класс күрсәтергә тиеш иде. Балалар моңа бик җитди карады. Кемдер пицца пешерде, кемдер клейдан слайм (кул пластилины) эшләде. Икенчеләре хна белән рәсем ясады, өченчеләре чәч үрде. Җюри әгъзалары барысын – сату киштәләрен, товар төрләрен, мастер-класс ясауларын да бәяләде. Барлыгы  50665 сум акча җыелды. Әлеге керем кабинетларга кирәк-ярак алу өчен тотылачак.

Бу көнне берсе дә буш кул белән китмәде. Нәрсә дә булса сатып алды. Ярминкә һәркемдә уңай хисләр, онытылмас мизгелләр калдырды.

Гөлназ Нуриева.

фото от автора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса