Балык Бистәсе игенчеләре иген басуларында көч куя
Район игенчеләренең күңеле бу көннәрдә мул уңышлы иген басуларына тартыла.
Узган атна ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендәге комиссия хуҗалыкларда җентекле тикшерү уздырды. Районда эшләгән комиссияне исә министрлыкның җаваплы хезмәткәре, Шеморбаш авылы егете Вячеслав Евстегнеев җитәкләде. Алар районның сигез хуҗалыгында булып быелгы урып-җыю эшләренә әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр. Хуҗалыклар һәм фермерларыбыз алдында быел 52 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп, суктырып алып урнаштыру бурычы тора. Ә быелгы урып- җыю эшләрендә 113 комбайн катнашачак. Аларның барысы да төзек хәлдә һәм механизатор кадрлары беләнтәэмин ителгән. Булган техниканың 15 е яңа “кыр кораб”лары, узган елда гына кайтарылып уракта сынауны уңышлы үткәннәр. Шунысын да искәртү урынлы булыр, быелгы хәлиткеч урып-җыю эшләрендә 29 югары җитештерүчән чит ил комбайннары эшлиячәк. Аларның күбесе «Логос», «Кулон-Агро», «Балык Бистәсе ВЗП» һәм «Кама-Агро» хуҗалыкларына туры килә. Шул ук вакытта 71 комбайнның үзебезнең Рәсәйдә эшләнүе аеруча куанычлы хәл. Чөнки «ДОН» (21), «Нива» (26), «Полесье»ларның (24) әле нинди генә уңайсыз һава шартларында да кинәт туктап, ватылып калганнары булмаган. Бу 2022 ел уңышын алар мөмкин кадәр кыска вакытта һәм аз югалтулар белән җыеп алырлар дип ышанасы килә.
Әзерлеккә килгәндә, быелгы тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия һич икеләнүләрсез беренчелекне Фәрит Галәветдинов җитәкләгән фермерлык хуҗалыгына бирде. Биредә быел да урып-җыюда 7 комбайн катнашачак. Аларның барысы да хәлиткеч походка чыгарга инде әзер. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, бу фермерның игенчеләре үз басуларында эшне тәмамлау белән башка фермерларга һәм эре хуҗалыкларына ярдәмгә ашыгалар...
Икенче-өченче урыннарны «Кулон-Агро» белән «Балык Бистәсе ВЗП» хуҗалыклары бүлештеләр. Комиссия, калган биш хуҗалыкта да әзерлекнең яхшы булуын ассызыклап үтте. Ә чын-чынлап әзерлек нәтиҗәләре кызу эш вакытында күренәчәк. Белгечләребезнең әйтүенә караганда, быелгы урак исә гадәттәгедән беркадәр соңга калып башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia