Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе горурлыклары

Моннан берничә ел элек газетабызда районыбызның Чыршылы Елга егете Илнур Фәйзуллинның Казан фәнни-тикшеренү технологик университетында (КНИТУ-КХТИ) эшләве һәм фәнни эш белән шөгыльләнеп галим дәрәҗәсенә күтәрелүе турындагы язма урын алган иде.

Илнурның бертуган энесе Айнур Фәйзуллинның да әлеге университетны кызыл дипломга тәмамлап аспирантурада калуы, катлаулы темаларны күтәреп фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда катнашуы, уңышларга ирешүе мәгълүм иде. Яңа ел алдыннан күпләребез Татарстан телевидениесе аша тагын бер куанычлы яңалыкны күреп өлгергәннәрдер.

Казанның “Корстон” комплексында уздырылган тантанада “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XVI конкурсы җиңүчеләре арасында якташыбыз Айнур Зиннур улы Фәйзуллин да бар иде.

Инновацияле эшчәнлеккә этәргеч бирү, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын алга сөрү, Татарстанның фәнни-техник һәм социаль-икътисади бурычларын хәл итүдә Россия төбәкләренең, чит илләрнең интеллектуаль потенциалы кулланышына ярдәм итү максатында үткәрелүче конкурсның дәрәҗәсе гаять югары. Анда катнашу һәм үз проектыңны яклау җиңелләрдән түгел. Айнур Фәйзуллин да “Разработка стеклонаполненных эластомерных износостойких композиций на основе карбоцепных каучуков для народного хозяйства Республики Татарстан” проектының өстенлеген фәнни хезмәте нәтиҗәсендә күрсәтә алуга иреште.

- Конкурста Татарстанның фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән инновацион проектлар авторлары катнашты. Әлбәттә, монда уку, югары белемнән тыш, үзеңдә икеләтә җаваплылык тоеп фәнни эш белән шөгыльләнү мөһим, - ди ул.

Алма агачыннан ерак төшми, дигән әйтем бар. Бертуганнарның әнә шундый олы дәрәҗәгә ирешүләре әти-әниләре – Зиннур һәм Земфира Фәйзуллиннар өчен генә түгел, районыбызга да зур горурлык. Яңа үрләр, биеклекләргә омтылып эшләгән яшь галимнәребезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, дигән теләктә калабыз.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса