Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсе гимназиясе укучылары ветераннарга хөрмәт белән карый

 Балалар иҗат үзәгендә Балык Бистәсе гимназиясе укучыларның хезмәт ветераннары белән очрашуы булып узды.  ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара узды.

 -Без үзебезнең тарихыбызны беләргә тиеш. Үткәнне белмәүченең киләчәге юк,- диләр бит. Шуңа күрә, ветераннарыбызны бәйрәмнәрдә генә искә төшермичә, һәрчак хөрмәтле булыйк,- ди Балык Бистәсе район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина.

Очрашуга чакырылган хезмәт ветераннары Илья Иванов, Иван Булатов һәм Рөстәм Вәгыйзов балаларга үзләренең хезмәт һәм тормыш юллары белән таныштырыдылар.

Илья Иванов күрше Чуваш республикасыннан булса да, үзенең күп гомерен Балык Бистәсе районында үткәргән.

“Мин 1961 нче елдан биредә яшим. Язмыш монда китереп чыгарганына бердә үкенмим. Табигате һәм яхшы кешеләре белән данлыклы ул”,- ди хезмәт ветераны.

Конкурсларда катнашкан укучыларны жюри бәяләде, аларга Грамоталар тапшырылды.

Чара барысы башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды.

Алинә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса