Балык Бистәсе гимназиясе активистлары “Россия флагы” көнен бу юлы яңа форматта билгеләп
Бу көнне бертөркем укучылар мәктәпнең педагог- оештыручысы Гөлназ Валеева җитәкчелегендә”Россия.Хәрәкәт.
Тормыш” акциясе кысаларында район үзәгенең халык күп була торган урыннарында булдылар. Алар төрле буын кешеләр белән очрашып дәүләтебез символикасы турында сораштырулар үткәрделәр, үз аңлатмаларын бирделәр, флаг төсләре белән тасмалар тараттылар.
Өчилелеләр бәйрәме
Иске Арыш авылының “Өчиле” урамында яшәүчеләр күмәкләшеп матур урам бәйрәме оештырдылар.
Әлеге башлангычның башында шушы урамда туып-үскән кызлар- Рабига белән Фаягөл торса да, урам халкы аларның идеясен бердәм хуплап күтәреп алганнар. Бәйрәмгә читтә яшәүчеләр генә дә иллегә якын өчилеле кайткан. Алар бергәләп рәхәтләнеп ял иткәннәр, конкурслар, җыр- биюләр оештырганнар. Соңыннан үзләре алып килгән ризыклардан әзерләнгән мул табын артында яшьлек хатирәләрен яңартканнар. Алга таба алар бу чараны изге бер гадәткә кертергә сүз куешканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа