Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе егетләре кайда да сынатмый

Без ул елны мәктәпне 120 егет һәм кыз тәмамладык. Аз түгел саныбыз, арабызда да кемнәр генә юк иде: наяны, укымышлысы, оста куллысы, чибәре, сөйкемлесе?!

Ә аны мин мәктәп елларында да, тормышта да бик тыйнаклардан  саный киләм. Сүзем классташым, яшьтәшем Хәниф Сабиров турында. Башлангыч класста без бер класста, парта арты гына утырып укыдык. Класс укытучыбыз  Тәскирә апа Хөснетдинова әйткәнчә, ”Хәниф үзгә, үҗәт тырыш булды”. Беренче булырга бик атлыгып тормады ул. Нәкъ бүгенгедәгечә,  сабырлык белән күзәтер, сине тыңлар, сүзен әйтергә ашыкмас иде. Инде әйтергә алына икән, димәк үз фикере туган. Бу матур сыйфат әти-әнисеннән киләдер, мөгаен. Фәйзерахман абый белән Бибиәсрар апа үзләре дә бик тыйнак, сабыр иделәр шул. Бабалары кибет тоткан затлы нәселдән булганлыкларын ишетеп үстем. Ишле гаилә булуларына карамастан, үзләре дә ким-хур яшәмәделәр, табыннары мул булды. Хәниф янына кунакка килүгә Бибиәсрар апа чәй табыны артына дәшә торган иде.Җиде баласы янына без дә артык кашык булмаганбыз бит. Киң күңеллеләр булдылар, биш вакыт намазларын калдырмадылар. Авылда беренчеләрдән телевизор антеннасы алар йортына калыкты. Ә безгә ачык йөзле йорт булса хоккей карарга шунда җыелабыз. Билгеле инде, Хәнифләр йорты иң дә җылысы.  Сүз дәшүче юк. Ул вакытларда дөнья чемпионатларының иртәнге сәгатьләргә кадәр барганы истә калган. Фәйзерахман абый белән Бибиәсрар апа иртәнге намазга уяналар, ә без һаман телевизор каршында. Берәү булсамы? Юк, алар тыйнак кына түр бүлмәгә узып намазга басарлар иде. Хәниф әти-әнисенең бер-берсенә булган матур мөнәсәбәтен, динлелеген, денлелеген, кешелеклелеген күреп үскән бала. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр ди халык мәкале.

Мәктәпне тәмамлап бераз вакыт үткәч без аның белән Казан шәһәрендә очраштык. Мин шунда гына аның медицина институтына укырга керүен белдем. Хәер, мин генә түгел, күпләр өчен серлелектә сайланган вузы булды бу аның. Кулына диплом алган егетне язмыш Мамадыш районы белән бәйли, санитар врач булып эшли башлый ул. Көннәрдән бер көнне (1986 елны) Хәнифне шәһәрнең баш  дәүләт санитар врачы итеп билгеләүләре хакындагы хәбәр килеп иреште. Бу вазыйфада 28 ел дәвамында хезмәт куйды классташыбыз. Зур дәрәҗәләргә иреште. Ул ”Татарстанның атказанган табибы” исеменә, ”Отличник здравоохранения Российской Федерации" күкрәк билгесенә ия булды. Югары даирә җитәкчелектән алган дистәләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары да аның тырыш хезмәтенә мәдхия булып торалар. Иң мөһиме, эше белән янәшәдәгеләрне,  мамадышлыларны сөендереп, көтелмәгән санитар-эпидимиологик бәла-казалардан саклап яшәде ул. 50 меңгә якын кеше яшәгән районда ул эшләгән чорда санитар мәсьәләләрдә бер генә дә гадәттән тыш хәл булмавы, шәт, аның җитәкчелек осталыгы, эшне белүе хакында сөйлидер. Соңрак берара (9 ел) Хәниф җитәкчелек иткән санитар хезмәт күрсәтү службасы безнең районны да үз контрольлегенә алды. Надзор, күзәтү органы буларак җәзага тарту максатыннан кер, сәбәп табу кыен булмагандыр. Әмма, аның холык-фигылендә, эш стилендә профилактика иң үзәк урыннарның берсен алып торды булса кирәк. Ул күбрәк “тыңлаусызларны”  камчылады.

Хәниф белән үткәннәрне барлап утырабыз. 40 елга якын хезмәт юлын матур үткән ул. Язмышка, тормышка бер генә дә үпкәсе юк.

-Булдыра    алганча  тырыштык инде хилафлык, дорфалык, көнләшүне юлдаш итә алмадым, - ди ул һәрвакыттагы тыйнаклыгы үлчәмендә.

Ул соңгы өч елында Мамадыш шәһәре хакимияте башлыгының мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе булып эшли. Биредәге дәрәҗәсендә дә коллегалары аңа хөрмәт, ихтирам белән карыйлар. Әлеге дә баягы намуслыгы, тырышлыгы, күрсәткән эшләре нәтиҗәсе бу. 20 ел дәвамында эре участокларның берсендә сайлау комиссиясе рәисе булып тору да аңа олы ышаныч дигән сүз.

Тормышына килгәндә дә җәмәгате, тумышы белән Яңа Арыш авылы кызы Резидә белән матур парлы гаилә юлы үттеләр алар. Ике уллары үсеп кеше булдылар. Инде оныкларын сөяләр. Хәниф еш кына туган авылы Югары Тегермәнлеккә  кайта. Инде нигезендә тормыш җанлылыгы булмаса да, барысын бер күзәтеп чыга, балачагына, яшьлегенә кайта. Аннан иң якын күршеләре Касыймовларга юл ала. Ул анда һәрдаим көтелгән кунак. Үз йортында кебек каршы алалар, озатып калалар. Нишлисең тормыш дәвам итә, буыннар алышына. Менә безнең чордашларның да хезмәт юлларын йомгаклар чаклары килеп җитте. Хәниф  тә бу көннәрдә пенсиягә әзерләнеп йөри. Ә алда җылы учакта, гаилә кочагында, дуслар янәшәсендә тормыш дәвамы көтә безләрне һәм аны да.

 

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса