Балык Бистәсе мәдәният йортында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Ул хәрби-патриотик теманы үз эченә алган бәйге рәвешендә үткәрелде.

“Сабыгаз” идарәсенең “Р. Слободская РГЭС” коллективыннан, район мәгариф бүлеге, “Форпост” егетләренең үзара көч сынашуы залдагы җанатар-тамашачыларның көчле алкышлары белән барды.

“Афәрин, егетләр!” дип аталган бәйгенең исеменнән үк күренгәнчә, командаларның һәркайсы җитезлектә, тапкырлыкта, осталыкта ярышты.

(Язманы тулысынча газетабыз битләреннән укый аласыз)
Нет комментариев