Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе Чулман яры буенда матур бәйрәм узды

Балык Бистәсендә дә һәр елны 30 августны зурлап билгеләп үтәләр.

Быел да бәйрәм кичәсе Кама яры буенда узды.

Бу көнне район үзәк китапханәсе, “Туган якны” өйрәнү музее, халыкны социаль яклау бүлеге матур күргәзмәләр, фотога төшү урыннары булдырган. Моннан тыш балалар иҗат үзәге бер читтә һинд фильмнарындагы кинойолдызларны чагылдырган уен-дискотека оештырган иде. Җырлы-биюле әлеге мәйданчыкны өлкәннәр дә, балалар да үз итте.

Бәйрәмгә килүчеләр Спорт мәктәбе әзерләгән төрле бәйге  ярышларда, киберспортта катнашты. “Яшь гаилә клубы” оештырган мәйданчыкта балалар рәсемнәр ясады, “Эшмәкәрләр клубы” мәйданчыгыннан да кеше өзелеп тормады. “Гаиләбез белән әлеге матур бәйрәмгә килдек. Бәйрәм рухы әллә каян сизелеп үзенә тартып тора. Һәр оешма да бик матур күргәзмәләр оештырган.

Алар янәшәсендә фотоларга төштек. Балаларыбыз белән бергәләп рәсемнәр ясадык. Күптән күрешмәгән  танышлар  белән очраштык. Кичне күңелле үткәрү өчен мөмкинлекләр бар биредә”,- диде яшь әни Алинә Гарипова. “Барысы да бик матур оештырылган, мәйданнар матур бизәлгән. Без-дәү әниләр оныкларның шатлыклы көлүләренә карап сөенеп йөрибез”, – ди Рамилә апа.

Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, балалары белән гаиләләр дә килгән иде ул көнне. “Гаиләбез белән бәйрәм карарга чыктык. Бу көн Республиканың барлык халкын берләштерүче зур тантана. Кызыбыз бүгенге бәйрәм ачылышында катнашты. Балалар бик матур чыгыш ясадылар”,-диде  Наталья Бочарова.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котлаганнан соң дулкынландыргыч мизгел -  бүләкләү тантанасы башланды.

Нурислам Гатауллин – “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, Асия Нәбиуллина – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», Лидия Давыдова - “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Фәрит Садриев «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале, Александр Романов Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә пандемия һәм үзизоляция чорында күрсәтелгән хәйрия ярдәме өчен Юрий Караганов һәм Раил Бариев Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Шулай ук берничә балыкбистәлеләр “ТАССР оешуына 100 ел” истәлек медальләре белән бүләкләнде. “Спорт – тормыш нормасы” төбәк проектының «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның февралендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре буенча предприятие, оешмалар арасында оештырылган бәйге җиңүчеләрен дә сәхнәгә чакырдылар.

Аларга дипломнар тапшырдылар.  “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре һәм таныклыкларына ия булучылар да сәхнәгә чакырылды.

60 ел парлы гомер кичерүчеләрне Валентина һәм Алексей Калиновларны, Мәгъшия һәм Габделхәт Дәүлиевларны сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса