Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе чүптән арынмый

 Әйләнә-тирә мөхитебезнең сафлыгы, табигатьнең, ямьле болыннарыбыз, елга-күлләребезнең  чисталыгы киләчәк буын кешеләре өчен аеруча әһәмиятле булуы хакында бүген берәүгә дә аңлатып торырга кирәкми дип беләм. 

Һәркем моны бик яхшы белә һәм, әлбәттә инде, үзе яшәгән йорт-җир тирәсен үрнәк тәртиптә тотарга омтыла. Шунысы  кызганыч, кайберәүләрнең үз шәхси хуҗалыкларыннан чыккан көндәлек көнкүреш калдыкларын, төзелештән калган яраксыз материалларны, киселгән агач ботаклары, тузган йорт җиһазлары, башка шундый эре, күләмле чүпләрне көнкүреш калдыклары контейнерлары һәм елга буйларына, ерганакларга чыгарып ташлауларына инде күптән чик куярга вакыт.  Безнең халык болай эшләргә ярамагынлыгын яхшы аңласа да ни өчендер үзләренә нәтиҗә ясарга ашыкмыйлар. Ә инде җавапка тарта башласаң шул минутта ук чаң сугып, үзләренә яклау эзләргә керешәләр.
 Җавапка тарту дигәннән, шушы көннәрдә генә: «Бу мәсьәләдә район күләмендә нинди катгый чаралар күрелә?»,- дигән сорау белән без район административ техник инспекциясе башлыгы Фәрит Хәсәновка мөрәҗәгать итәргә булдык. Чүплекләрнең көннән-көн ишәеп торуы аны да бик күптәннән борчый. Шуңа алар тарафыннан районыбызда да киң күләмле җитди чаралар күрелә. Агымдагы елның алты аенда инспекция тарафыннан гаепле затларга карата 7 беркетмә төзелгән. Барысы 36 кисәтү чыгарылган. Әмма безнең халык әле матурлап әйткәнне бик үк аңлап бетерми, кисәтүдән үзенә тиешле нәтиҗә ясарга теләми. Шуңа күрә андыйларга карата катгыйрак чаралар күрергә мәҗбүр булганнар. Агымдагы елның өч аенда административ техник инспекция тарафыннан 3 кешегә карата штраф санкцияләре кулланылган. Аларның берсе 25 мең, икенчесе 3,5 мең сум күләмендә штрафка тартылдылар. Өченчесенең гаебе бик үк зур булмаганлыктан һәм  табигатькә салган зыян күләмен жентекләп исәпкә алып комиссия штраф күләмен 300 сум күләмендә билгеләде. 
Техник инспекция бүгенгесе көнне район үзәгендә күпләрнең тәмам үзәгенә үткән чисталык торышын җентекләп тикшереп чыкты. Шулай ук Бәтке, Юлсубино, Анатыш авыл җирлекләрендә булып киң планлы тикшерү эшләре дә үткәрделәр. Биредә алар авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләшеп ачылган хокук бозуларны исәпләп гаеплеләргә җәза бирү алымнарын кулландылар. Барысы административ хокук бозулар  турында 167 кисәтү чыгарылган. Агымдагы алты айда Административ техник инспекциягә Юлсубино авыл җирлегеннән -1, Анатыш авыл җирлегеннән-3 беркетмә кабул ителгән. Әлбәттә инде аларның берсе дә игьтибарсыз калдырылмаган. Тик менә эшне болай зурга җибәргәнче урыннарда табигатьне пычратуларның, аңа  салган зыянның берсе дә эзсез югалмаячагы хакында тагын бер кат кисәтеп үтүнең бер дә зыяны булмас дип уйлыйбыз. Шуны да әйтәсебез килә, инде табигатьның пычрануына, әйләнә тирә мөһитебезнең чүп-чарга күмелүенә чын күңелләреннән борчылган гражданнарыбыз тарафыннан техник инспекциягә видео язмалар килә башлады. Нәтиҗәләр озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса