Балык Бистәсе “ Березка” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды
Балык Бистәсе “ Березка” балалар бакчасында гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Аны сәламләү сүзе белән бакча мөдире Лидия Касыймова ачты. Беренче чиратта ул бакча тормышында актив катнашучы ата-аналарга рәхмәтен җиткерде һәм кунаклар белән таныштырды.
Җыелыш алдыннан балалар ата-аналар, кунаклар алдында флеш-моб белән чыгыш ясадылар. Шигырьләр сөйләп, биеп аларның күңелләрен күтәрделәр. Җәй башында балалар бакчасында иң яхшы уен мәйданчыгына“Безнең участок барысыннан да яхшы” дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде. Җиңүчеләргә Мактау грамоталарын һәм бүләкләрне район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина тапшырды. Беренче урынга әзерлек группасы лаек булды. Икенче урынны – кече, өченчене өлкән группа алды. Ә кызыксындыру призы урта группага бирелде.
Гриппка каршы вакцина профилактика турында лекция белән Роспотребнадзорның территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Гөлнара Сафина чыгыш ясады. Ул бик аңлаешлы итеп прививка ясатуның мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук туберкулинодиагностикадан һәм башка прививкалардан баш тартуның нинди аяныч нәтиҗәләргә илтергә мөмкин булуын аңлатты. Тормыштан мисаллар китерде. Прививка ясатудан баш тарткан ата-аналар балаларының сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куялар. Ул ата-аналарны балалары сәламәтлегенә карата игътибарлырак булырга өндәде.
ЮХИДИның район бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов үзенең чыгышында быел юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның үлү очрагы теркәлмәвен билгеләп үтте. Шулай ук балаларны машинада бары тик махсус креслоларда гына утыртып йөрергә кирәклегенә басым ясады. 14 яшькә кадәр булган балаларга машина йөри торган юлларда велосипедта йөрергә ярамаганлыгын исләренә төшерде. ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый велосипедчыларны тоткарлап профилактик әңгәмәләр уздыралар. Айрат Исмәгыйлов балаларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга, ә иң яхшысы шундый элементлар куелган киемнәр алырга өндәде. Еш кына ата-аналарның балаларын юлның машиналар хәрәкәт итә торган ягыннан җитәкләп алып баруларын, шул рәвешле аларны куркыныч астына куюларын әйтте.
– Балаларыгызны саклагыз, алар белән еш аралашыгыз. Беренче чиратта үзегезне тәрбияләгез, балалар сездән үрнәк алалар бит. Бергәләп тырышсак кына балаларыбыз сәламәт булып үсәрләр, – диде ул чыгышын тәмамлап.
Ата-аналар һәр чыгыш ясаучыны игътибар белән тыңладылар. Җыелыш эшлекле шартларда узды.
Гөлназ Нуриева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа