Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә шахмат зонасы ачылды
Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә шахмат зонасы ачылды

Биредә шахмат түгәрәге эшчәнлеге күптәннән алып барыла. Аларның укытучылары, укучылары шахмат уенын яхшы белә.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма сәркатибе Айнур Мингарипов катнашты.

Беренче номерлы гимназиядә иң беренче шахмат күргәзмәсе иътибарны җәлеп итте. Кәгазьдән, шулай ук агачтан да шахмат сыннары ясап куйганнар биредә. Балалар, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар белән берлектә эшләнгән икән алар. Укучылар чыгышыннан соң, шахмат уйнау урынын тантаналы рәвештә ачтылар.

Икенче номерлы мәктәптә шахмат дәресендә булдык. Укытучының һәр соравына балалар бер тавыштан җавап биреп тордылар. Димәк ныклы белем алалар. Биредә шахмат белән өченче ел рәттән шөгыльләнәләр. Район турнирларында, республика ярышларында да уңышлары шактый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia